“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез. Ленин урамындагы 123 һәм 125нче йортлар ишек алдында ремонт бара, бордюрларны яңарталар, асфальтны яңадан җәеп маташалар. Былтыр футбол һәм баскетбол мәйданчыклары ясаганнар иде. Бу кадәресе әйбәт. Ләкин бит анда урын киң, парковка урыны да киңәйтеп булыр иде. 125нче йорт каршында хәтта стоянка ясарга да була. Бу мәсьәләне хәл кылып буламы?

Җавап: 2014 елда Ленин урамындагы 123нче йорт ишек алдын ремонтлауга бүленгән акча максатчан файдаланыла, ул асфальт-бетон түшәмәне ремонтлауга бүленгән. Бу территориядәге төзекләндерү эшләре “Главтатдортранс” белән килешенгән, аны үзгәртеп булмый. Бу участокта стоянка ясау күздә тотылмаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International