“Алнас”ның яңа җиһазы “Белкамнефть” скважинасында сынауны уңышлы үтте

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
“Алнас” заводының яңа насосы “Белкамнефть” ААҖнең Юськино чыганагындагы скважинасында тәҗрибә-промысел сынауларын уңышлы үтте. Яңа техника механик катнашмалар белән катлауланган промыселда эшләвен дәвам итә.

0615 серияле насослар – “Алнас”ның хәзерге таләпләргә җавап бирә торган югары нәтиҗәле техникасы. Бу сериянең конструктив үзенчәлекләре элеккеләре белән чагыштырганда ышанычлырак, механик катнашмалары булган нефтьне чыгаруда озаграк эшлиләр.

Удмуртия Республикасында урнашкан “Белкамнемнефть” – “Алнасның перспективалы клиенты. Компрессион схемалы яңа насос Юськино чыганагындагы скважиналарда 4 тапкыр артыграк эшли алуын күрсәтте. Ә бу “Белкамнефть” андый насосларга күбрәк заказ бирәчәк, дигән сүз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International