Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котлады

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Бүген Әлмәттә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нургалиев Нургазиз Нургали улына 88 яшь тулды. Аны туган көне белән район башлыгы Мәҗит Салихов үзе барып котлады. Зур кунакның үз квартирына килүен күреп ветеран гаҗәпләнде дә, куанды да.

“Бу әле гомеремдә беренче тапкыр. Мине моңарчы район башлыгы үзе котлаганы юк иде”, – дип шатлыгын бүлеште Нургазиз ага. Мәҗит Салихов аңа тазалык-саулык һәм бәрәкәтле озын гомер теләде, котлау открыткасы, чәчәкләр һәм җылы плед тапшырды.

Ветеранны ул пенсиягә чыгар алдыннан эшләгән Ямаш технологик транспорт идарәсеннән дә котларга килгәннәр иде.

Нургазиз Нургалиев Әлки районында күп балалы гаиләдә туган. Колхозда эшләгән җиреннән 1943 елда фронтка алынган. 1нче Белоруссия фронтында танк дивизиясендә сугышкан, автоматчы, десантчы булган. Бөтен сугышны үтеп тә бер тапкыр да яраланмаган. 1950 елда гына демобилизацияләнгән.

Тыныч хезмәткә кайткач өйләнеп 5 бала атасы булган. 1953 елда Әлмәткә күчеп килгәннәр, пенсиягә чыкканчы шофер булып эшләгән. Хәзер улы Илдар гаиләсендә яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International