“Авыл салават күпере” иҗат эшләре фестивале

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
9 июльдән 22 августка кадәр Әлмәт районында яшьләрнең иҗат эшләренең “Авыл салават күпере” дигән фестивале үтә. Аны Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе оештыра.

Конкурс “Язма эш”, “Фотография”, “Кул эшләре” дигән номинацияләрдә үткәрелә. Анда Әлмәт районы авылларында яшәүче 12 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаштырыла.

Фестивальгә гаризалар һәм эшләр 22 августка кадәр кабул ителә. “Фотография”, “Кул эшләре” номинацияләренә караган конкурс материаллары Яшьләр үзәгенең 22нче кабинетында кабул ителә, “Язма эшләр”не uddm_almet@mail.ru электрон адресына җибәрергә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International