Бүген Халыкара дуслык көне

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Бу көнне үткәрү турында карар БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан 2011 елда 65нче сессиядә кабул ителгән иде.

Берләшкән милләтләр оешмасы дәүләт структураларына, шулай ук халыкара һәм региональ оешмаларга бу көнне теге яки бу илнең мәдәни традицияләренә туры китереп үткәрергә тәкъдим итте. БМО резолюциясендә яңа датаның бигрәк тә төрле халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуда мөһим булуы аерып күрсәтелә.

“Халыклар, илләр, мәдәниятләр һәм аерым затлар арасында дуслык тынычлыкны тәэмин итү өчен тырышлыкларга рухландырырга мөмкин, мәдәни төрлелекне хөрмәт иткән җәмгыятьләр арасында күперләр салырга мөмкинлек бирер”, - диелә бу хактагы документта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International