Җәяүлене машина бәргән

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
27 июльдә 9.30 сәгатьтә Ленин урамында 48нче йорт каршында юл-транспорт вакыйгасы булды. «ВАЗ-21102» автомобилен йөртүче 1987 елда туган ир-ат Ленин урамы буйлап Радищев урамыннан М.Җәлил урамына таба барганда урамны тиешсез урыннан аркылы чыгучы 1993 елда туган җәяүлене бәрдерә.

Нәтиҗәдә җәяүлене “баш түбәсенең уң яклап йомшак тукымасы бәрелеп зыян күрү, уң як терсәге сыдырылу” диагнозы белән медсанчастька китерәләр. Аңа амбулатор шартларда дәвалану билгеләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International