Әлмәт ветераннар советы конкурста катнашырга әзер

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында муниципаль районнарның ветераннар оешмаларында оештыру-методика эшен иң яхшы оештыруга республика конкурсы үткәрү турында нигезләмә эшләнде. Конкурсны ТР ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының республика советы оештыра.

Әлмәт ветераннар советының президиум утырышында конкурсның максатлары һәм бурычлары, анда зур тәҗрибәсе, данлы традицияләре һәм зур теләге булган Әлмәт ветераннар оешмасының катнашмый калмаска тиешлеге турында сүз барды.

Ветераннар мәнфәгатьләрен яклау, яшьләрне патрииотик рухта тәрбияләү буенча ветеран оешмаларының активлыгын арттыру, волонтерлык юнәлешен үстерү, ветеран оешмаларының башкарма һәм вәкиллекле органнар белән хезмәттәшлеген ныгыту, иң яхшы тәҗрибәне уртак казаныш итү, шулай ук үткәрелә торган эшләр турында халыкка җиткереп тору – республикада ветераннар хәрәкәтенең абруен күтәрү өчен болар һәммәсе дә бик мөһим, конкурста алар иң элек игътибарга алыначак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International