ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов “98нче һава десанты дивизиясенә 70 ел” медаленә лаек булды

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
3 майда Кызыл байрак, 2нче дәрәҗә Кутузов орденнары белән бүләкләнгән, Әлмәт районы җитәкчелеге шефлыкка алган 98нче Свирь һава десанты дивизиясенә 70 ел тулды.

Почетлы бүләк һәм дивизиянең тарихы турында китап тапшыру өчен Әлмәткә дивизия сафларында 20 елдан артык хезмәт иткән отставкадагы полковник Рафаэль Ногманов махсус килде. Бүләк тапшырганда полковник Әлмәттән алынган солдатларның физик яктан яхшы әзерлекле һәм дисциплиналы булганы өчен район башлыгына рәхмәт белдерде. Хәзерге вакытта 98нче дивизиядә 30лап якташыбыз хезмәт итә, алар белән даими элемтә тотыла.

Юбилей медале Әлмәт хәрби комиссары Ришат Сабировка да тапшырылды. Рафаэль Ногманов коллегасына чын күңелдән рәхмәт әйтте, алга таба да тыгыз хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International