«Бәхетле балачак» конкурсына йомгак ясалды

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Бөтендөнья татар конгрессы уздырган «Бәхетле балачак» интернет-бәйгесенең бүген йомгаклау тантанасы узды.

Бәйгедә Канада, Франция, Төркиядән, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, Татарстан Республикасыннан 3–14 яшьлек балалар катнашты. Йомгаклау тантанасында алар үзләренең һөнәрләрен тамашачыга да тәкъдим иттеләр. “Казан” мәдәният үзәге сәхнәсе җыр–моң, матур биюләр белән гөрләп торды. Һәр балага бүләкләр, дипломнар ташырылды, ә әти-әниләр, укытучылар Бөтендөнья татар конгрессының “ Рәхмәт хатын” алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International