Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Ураза бәйрәме

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Бүген Әлмәтнең үзәк мәчетендә төрле диндәге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Ураза бәйрәменә багышланган тантаналы төшке аш булды. Шәһәрдә беренче тапкыр үткән бу хәйрия акциясен шәһәр җитәкчелеге һәм нефтьчеләр булышлыгы белән Әлмәт мөхтәсибәте оештырды. Төшке ашта ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” компаниясенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Рифдар Хәмәдьяров һ.б. катнашты.

Чараны ачып, Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов исламда мохтаҗларга ярдәмнең әһәмияте зур булуын әйтеп үтте. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин иң олуг бәйрәмнәрдән булган Ураза бәйрәменең чын мәгънәсендә толерантлык, туганлык һәм шәфкатьлелек бәйрәме икәнлеген ассызыклады.

“Мохтаҗларга ярдәм итү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бәйрәмнәр үткәрү - безнең җәмгыятьтә кирәкле гамәл”, – диде район башлыгы Мәҗит Салихов үзенең чыгышында, җәмгыять файдасына игелекле эшләрне калган айларда да дәвам иттерергә дигән теләк белдерде.

Җыелган кешеләрне шулай ук “Татнефть” компаниясенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Рифдар Хәмәдьяров һәм халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов тәбрикләде.

Ахырда шәһәр һәм район мәчетләренең имамнары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә продукт пакетлары һәм конвертлар белән фытыр сәдакасы өләштеләр. Бәйрәм табынында барлыгы 150 мең сум акча өләшенде. Бәйрәм ашына килә алмаганнарга өйләрендә ярдәм күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International