Без бөртеклеләрнең һәр килограммын җыярга тиеш, ТР президенты шундый бурыч куя

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Татарстан Республикасында бөртеклеләрне җыю көннән-көн киңрәк колач ала. Бу хакта киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындаТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Рөстәм Миңнеханов барысыннан да ресурсларны 2014 елның уңышын җыюга юнәлдерүләрен сорады. Без бөртеклеләрнең һәр килограммын җыярга тиеш, дип әйтте ул.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2014 елның 26 июленә 79 мең гектар суктырылган, ягъни мәйданның 5%ы. Бөртеклеләрне тулаем җыю 188 мең тонна тәшкил итә, шул исәптән уҗым бодае – 131 мең тонна. Уңыш уртача гектардан 23,7 центнер тәшкил итә, шул исәптән уҗым бодае – гектардан 24,6 центнер.
Татарстанда терлекләргә азык әзерләү эше дә дәвам итә. 2014 елның 26 июленә республикада 900 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән, шул исәптән печән – 470 мең тонна, сенаж – 2300 мең тонна. Әлегә 1 баш шартлы терлеккә уртача 15,2 центнер азык туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International