Татарстанда БДИ-2014 объектив һәм үтә күренмәле узган

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Быел Бердәм дәүләт имтиханнары объектив һәм үтә күренмәле узды, җитешсезлекләр аз булды. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә БДИ-2014 нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә белдерде.

“Бүген үзебездә җитештерелгән иң яхшы эшләнмәләрне кулланабыз, Сингапур технологияләрен кертәбез. Укытучыларның квалификациясен күтәрү буенча зур эш алып барыла. Нәтиҗәләр яхшы, әмма борчу уята торган фәннәр дә бар. Мисал өчен, быел физика буенча БДИ 6 меңгә якын укучы бирде, уртача балл 47,7 тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда, 11,3 баллга кимрәк. Имтихан тапшыручыларның 16 проценты минималь баллны да җыя алмады”, - дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры.
Э.Фәттахов сүзләренә караганда, бүген Татарстанда сыйфатлы белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыл мәктәпләрендә матди-техник база шәһәрдәгедән аз аерыла. Укытучыларның хезмәт хакы да сизелерлек артты, уртача айлык хезмәт хакы 30 мең сум чамасы тәшкил итә. Укытучыларның квалификацияләрен күтәрү буенча яңа алымнар кулланыла.

“Татарстанда уртача күрсәткечләр, рус әдәбиятыннан кала, бөтен фәннәр буенча да Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югары. Әмма бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел. Хәзер без бөтен проблемалы зоналарны күрәбез һәм безгә ныклап эшләргә кирәк”, - дип билгеләде министр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International