“Ял көн мәйданчыгы”нда

2014 елның 29 июле, сишәмбе
26 июльдә шарлавыклы буаларның өскесендә “Ял көне мәйданчыгы” булды. Программа бик бай һәм төрле иде: концертта “Сүнмәс йөрәкләр” татар халык фольклор ансамбле һәм “Ветеран” халык хоры катнашты. Алар татар һәм рус җырларын, инструменталь композицияләр башкардылар. Бергәләп башкаруда Әлмәттә туган “Мин яратам сине, Татарстан” җыры яңгырады.

Тамашачылар үзешчәннәрнең чыгышын сокланып карадылар, концерт беткәч биюләр башланды.

Концертны оештыруда Ветераннар советы һәм Яшьләр үзәге катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International