Әлмәттә “Куанычлы эш” дигән профориентация фестивале булды

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Булачак һөнәреңне аңлы рәвештә сайлау, иҗади балаларны ачыклау һәм аларга булышлык итү максатында “Эдельвейс” үсмерләр клубы инициативасы белән ӘМР балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең гомуми җитәкчелегендә шәһәр паркы сәхнәсендә “Куанычлы эш” профориентация фестиваленең йомгаклау этабы булды. Фестивальдә 16 үсмерләр клубына йөрүчеләр режиссёр, китапханәче, рәссам, культорганизатор, модельер һәм фотограф кебек профессияләр белән катнаштылар. Темага ярашлы матур костюмнар кигән балалар сайлап алган профессияләренә презентация, реклама ясадылар, актерлык осталыгы, иҗади сәләт күрсәттеләр. Куелган биремнәрне барлык командалар да уңышлы башкарып чыкты.

Фестиваль кысаларында шулай ук гәзитләр конкурсы да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International