Татарстан укучылары БДИне 4нче сыйныфтан бирәчәкләр

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Бу хакта быелгы БДИ йомгакларына багышланган киңәшмәдә премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. Министр сүзләренә караганда, Татарстан укучылары БДИгә охшаган, арадагы аттестацияне 4нче сыйныфтан башлап ук үтәчәкләр.

Мондый система укучыларга тест режимында имтихан тапшыруга күнегә торырга мөмкинлек бирәчәк һәм чыгарыш аттестациясе вакытында стрессларны киметәчәк.

“Татарстанда әдәбияттән башка барлык предметлардан да уртача күрсәткечләр Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак, - диде министр. – Ләкин бу әле тынычланып калырга дигән сүз түгел. Без хәзер бөтен проблемалы зоналарны күрәбез, алар өстендә ныклап эшләргә кирәк”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International