ТР хәрби комиссарының рәхмәт хаты

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменә ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодиннан рәхмәт хаты килде.

“Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрү барышында 2014 елның апрель-июль айларында Әлмәт муниципаль районы призывникларны гаскәрләргә озату буенча Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты җиткергән норманы үтәде, - диелә хатта. – Гаскәрләргә 224 кеше озатылды. Бу Татарстан Республикасына чакыру кампаниясен планлы рәвештә һәм сыйфатлы итеп үткәрергә мөмкинлек бирде. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны үткәрүгә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәт белдерәм. Алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышанам”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International