Әлмәт моржлары Кама елгасында тренировка җыены үткәрделәр

2014 елның 29 июле, сишәмбе
«Альметьевские моржата» клубында тәрбияләнүче 16 үсмер һәм кышкы суда йөзүчеләрнең “Айсберг” үзәгенең 15 әгъзасы 15-20 июль көннәрендә Кама елгасында Криуши авылы янында тренировка үткәрделәр. Анда Әлмәт моржлары күп балалы, аз тәэмитн ителгән гаилә балалары, шулай ук әти-әниләре эштән бушый алмаган балалар өчен палаткалы спорт-савыктыру лагере кордылар.

Ачык суда җыен үткәрүнең максаты – йөзү техникасы өстендә эшләү һәм нәтиҗәләрне яхшырту.

Йөзүдән бушаган арада балалар волейбол, футбол, шашка һ.б. уеннар уйныйлар. Малайлар һәм кызлар палатка корырга, учак тергезергә өйрәнделәр, утын әзерләделәр, лагерьга су ташыдылар. 6 көн лагерьда яшәү дәвамында балалар Алабуга районындагы “Космос” лагерена, “Шайтан каласы”на барып кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International