Беренче канал Әлмәт командасы катнашкан КВН уенын күрсәтәчәк

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Безнекеләр КВН премьер-лигасы сәхнәсенә 17 мартта чыктылар. Чирекфинал уеннарында катнашу өчен көрәштә 8 команда катнашкан иде. Мәскәүдәге “Планета-КВН” яшьләр үзәгенең сәхнәсендә шулар арасында әлмәтлеләр дә көч сынашты.

Уенның йомгаклары мәгълүм – әлмәтлеләр чирекфиналга үттеләр.

Эфир 2 августта 23.10 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International