Әлмәт мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм иттеләр

2014 елның 28 июле, дүшәмбе
Бүген шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясындагы иң зур ике бәйрәменең берсе – Ураза гаетен бәйрәм иттеләр. Тантаналы гает намазы иртән шәһәрнең үзәк мәчетендә укылды.

Намаз башланудан күп алда ук мәчеткә йөзләрчә иман ияләре җыелган иде. Әлмәт районының имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бәйрәм вәгазендә Рамазан аенда ураза тотуның савабы турында сөйләде, чын иман, изге гамәлләр белән Аллаһка рухи якынаюның әһмиятен күрсәтте. Фәһим хәзрәт шулай ук Татарстан диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның телеграммасын укыды.

Мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов котлады, җәмгыять файдасына игелекле эшләрнең калган айларда да дәвам итүен теләде.

Чыгышлардан соң гает намазы һәм барлык мөселманнарның тоткан уразалары кабул кылынсын дип дога укылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International