Бүген Русь иленең православие кабул итү көне

2014 елның 28 июле, дүшәмбе
2010 елның 1 июнендә РФ президенты Дмитрий Медведев “Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы законга төзәтмәләрне раслаган иде. Истәлекле даталарга Россиянең православие динен кабул итү көне дә кертелде.

Бәйрәм көне итеп 28 июль – бөек кнәз Владимирны искә алу көне сайланды. Киев кнәзе Владимир Русь илендә христианлыкны таратуга булышлык иткән, чиркәүле яңа шәһәрләр төзегән. Киев артыннан православиене башка шәһәрләр дә кабул иткән. Әмма әле Русь илендә чукындыру берничә гасырга – христианлык мәҗүси инануларны тәмам җиңеп чыккангача дәвам иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International