Кадерле әлмәтлеләр! Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!

2014 елның 28 июле, дүшәмбе
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Ураза бәйрәме - мөселман дөньясында изге Рамазан аен йомгаклап, рухи чисталык, шәфкатьлелек һәм изгелек символы булган иң олы бәйрәмнәрнең берсе.

Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлыкка омтылу һәм якыннарга карата мәрхәмәтлелекне тәрбияли. Ураза тоту мөселманнарга Аллаһы Тәгаләгә карата иманнарын дәлилләү өчен аерым мөмкинлек бирә, чөнки ул исламда бары тик кеше намусында калучы бердәнбер гыйбадәт булып тора.

Барлык мөселманнарга хас мәнгелек кешелеклелек кыйммәтләре, гаделлек, гуманизм һәм иминлеккә омтылу гасырлар дәвамында күп милләтле җәмгыятебезне ныгыту һәм үстерүдә, конфессияләр арасында татулык һәм тынычлыкны саклауга ярдәм итә.

Безнең муниципаль районыбызда ата-бабаларыбыздан калган рухи мирасны саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда 36 мәчет, Әлмәт ислам мәдрәсәсе уңышлы эшләп килә.

Ураза бәйрәме безнең рухи берләшүне ныгытып, йөрәкләрне җылылык, шатлык, яхшылык һәм мәхәббәт белән тулыландырсын.

Ихлас күнелдән сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе М.Н.Гирфанов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International