“Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” генераль директоры Рифгать Хәкимов предприятиенең Татарстан территориясендә елына 800 мең тонна егәрлекле бер торбаүткәргечтән эшли башлавын билгеләп үтте. “Хәзер без мондый күләмдә нефтьне ике көндә диярлек чыгарабыз”, - диде “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” генераль директоры Рифгать Хәкимов.
Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм “Транснефть” ААҖ президенты Николай Токаревка бөтен башлангычларда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм компания хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.
“Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” коллективын сәламләп Татарстан Президенты, юбилей – республика өчен генә түгел, ә Россиянең компания эшли торган 10 төбәге өчен дә истәлекле вакыйга диде. “Бүген ул көчле заманча компания, “Транснефть”нең мөһим өлеше, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең нефть сәнәгатенең үсеше нефтьне транспортлаудан тора”.
Республика башлыгы сүзләренә караганда, “Транснефть” компаниясе илнең төп һәм мөһим компанияләренең берсе. “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” ААҖ дә заманча технологияләр, яңа материаллар һәм алымнар, алдынгы дөньяви эшләнмәләр”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов компания коллективын, җитәкчелекне, ветераннарны, шулай ук “Транснефть” ААҖ президенты Николай Токаревка рәхмәт белдерде һәм эшендә уңышлар теләде. Ул шулай ук Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.
Үз чиратында “Транснефть” ААҖ президенты Николай Токарев “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре”н РФ торбаүткәргеч комплексының мөһим предприятиесе, дип белдерде. Ел саен “Транснефть” якынча 500 млн тонна нефть транспортлый һәм бу күләмнең яртысы “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” аша уза.