Югары Мактамада Лениногорск районының иҗат коллективлары әзерләгән концерт булды

2014 елның 27 июле, якшәмбе
Мәдәният елы һәм сайлау кампаниясе кысаларында бүген бөтен республикада кешеләр белән җанлы аралашуны максат иткән төрле чаралар үткәрелә. Шундый җанлы очрашулар барышында гражданнарның фикерләре тыңлана, торак пунктларны үстерү һәм яшәү шартларын яхшырту уңаеннан конкрет тәкъдимнәр әйтелә.

Бүгенге көнгә шулай ук авыл клубларында, күп функцияле үзәкләрдә конертлар үткәрү графигы төзелде.

Әлмәт районында Лениногорск районының иҗат коллективлары әзерләгән шундый концерт 25 июльдә Югары Мактама күп функцияле үзәгендә булды. Анда Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, “РИТЭК” ААҖ генераль директоры урынбасары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм башкалар булды.

Район башлыгы, авыл кешеләрен сәламләп, авыл халкы белән очрашуларның традициягә керүен әйтте. ТР президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән республикада 28 социаль программа гамәлгә ашыруын искә төшереп, район башлыгы Елховой, Чупай авылларында һәм биредә, Югары Мактамада, шушындый күп функцияле үзәкләр төзелүен телгә алды. Биредә Лениногорск үзешчәннәре концерт куйса, шул ук вакытта Лениногорск районында Әлмәт артистлары тамаша күрсәтүен әйтте.

- Бу ел – мәдәният елы, - диде район башлыгы. – Һәм быел, төгәлрәк әйткәндә, 14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау була. Республикада һәм безнең районда да хәл итәсе проблемалар җитәрлек, моның өчен Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатларының да бик тырышып эшләве кирәк булачак. Форсаттан файдаланып, һәммәгезгә дә шәһәр һәм районның барлык эшләрендә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International