Әлмәттә Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 27 июле, якшәмбе
Бүген Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне бәйрәм ителә.

Әлмәттә бу көнгә багышланган төп чара Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында үтте. Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән әлмәтлеләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов котлады. Ул ХДФ ветераннары адресына рәхмәт сүзләре әйтте, аларның яшь буын өчен үрнәк булып торуын билгеләп үтте.

Хәрби-диңгез флоты геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм чарасы Бөек Ватан сугышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләр мемориалына тантаналы рәвештә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International