Территориаль үзидарә советлары (ТОС) эшенә бәя

2014 елның 26 июле, шимбә
Кичә ТОС территорияләрен соңгы тапкыр йөреп чыгу булды. Анда ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре, журналистлар катнашты. Йөреп чыгу барышында эшләнгән эшкә бәя бирелде, кайбер тәнкыйть сүзләре әйтелде.

Район башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендәге комиссия 10 ТОСта эшләрнең торышы белән танышты.

Квартал эчендәге территорияләрнең һәм юлларның торышыннан тыш район башлыгы урыннарда чисталык һәм тәртип урнаштыруга аеруча игътибар бирде. Бу – үләнне вакытында чабып алу, кече архитектура формаларын буяу һәм халык белән тыгыз элемтәдә булу.

- Бүген без башлыча шәһәрнең кырый районнарында – Урсалы, СУ-2, РТС микрорайоннарында булдык, - диде Мәҗит Хаҗипович. – Күргәнебезчә, халык территориаль советларның тормышында бик катнашмый. Төзек, матур микрорайоннарда яшәргә телибез икән, беренче чиратта үзебез торган йортлар тирәсен тәртиптә тотарга кирәк.

Район башлыгы микрорайоннарны төзекләндерүдә баш предприятиеләр -нефтьчеләрнең, завод коллективларының, төзү оешмаларының өлеше зур булуын билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International