Эшкуарлар игътибарына!

2014 елның 26 июле, шимбә
31 июльдә Татарстан Республикасының экспортка булышлык итү үзәге инглиз теле буенча «Business Grammar for Business Writing» (Грамматика английского языка для делового письма) темасына тренинг оештыра. Үзәк вак һәм урта предприятиеләрне тренингка һичбер түләүсез чакыра. Тренинг алдыннан шулай ук «АИКБ «Татфондбанк» ААҖ, «Банк Москвы» ААҖ, КБЭР «Банк Казани» ҖЧҖ һ.б. банкларның продуктларын кыскача презентацияләү була.

Тренингта катнашу өчен теркәлү формасын тутырып tatexport@yandex.ru электрон почтасына 30 июльгә кадәр җибәрергә кирәк. Урыннар чикле булу сәбәпле (25 урын) теркәү вакыты кыскартылырга да мөмкин.

Тренинг Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында (Казан, Пушкин урамы, 18, 2нче кат) үтә. Теркәү 9.30 сәгатьтә башлана. Тренинг 10.00дән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Сорауларыгыз булса, (843)223-06-74 телефонына шылтыратырга мөмкин (Грезнева Ольга Викторовна).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International