“ТНВ-Татарстан” каналы Әлмәт районында яңа объектлар төзүне күрсәтте

2014 елның 25 июле, җомга
Әлмәттә авыл һәм шәһәр кешеләренең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль программалар актив рәвештә тормышка ашырыла. Аларны гамәлгә ашыруның һәм кайбер объектларда төзү эшләренең барышын республика каналларында күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы президентының инициативасы белән республиканың муниципаль районнарында модульле-блоклы ветеринария участоклары төзү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлмәт районында шундый ветеринария участогы Татарстанда беренчеләрдән булып файдалануга тапшырылды. Районда программа дәвам итәчәк.

Сюжетларны “Видеорепортажлар” бүлегендә карарга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International