Болгарда ут яктысында сугышачаклар

2014 елның 25 июле, җомга
Август аенда татарстанлыларны шактый кызыклы чара көтә. Шуларның иң зурысы – “Бөек Болгар” I Бөтенроссия тарихи фестивале. Ул ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелгән Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында 16-17 августта уза.


Чарада тарихи фехтование һәм профессиональ урта гасыр көрәше белән шөгыльләнүче 200дән артык кеше катнашачак. Тамашачыларның саны 7-10 мең тирәсе булыр, дип көтелә. Катнашучылар географиясенә күз салсак, алар Россиянең 30 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән килә.

Ике көн дәвамында “Калкан-кылыч”, “Кылыч-кылыч”, “Ике куллы кылыч”, “Кылыч-баклер” (баклер – диаметры 30 сантиметр булган калкан), “Алебарда” (хәрби балта) дисциплиналарында 800гә якын ярыш булачак. Чарада Россиянең танылган фехтование клублары да катнашыр, дип көтелә. Төнлә белән факеллар яктысында массакүләм көрәшләр узачак.

Кунаклар милли һөнәрчелекнең асылына төшәчәк, 14-15 гасырда халык арасында популяр булган биюләр өйрәнәчәк, шул гасырның тере музыкасын тыңлаячак, утлы шоуның тере шаһитлары булачак. Шулай ук балалар өчен махсус мәйданчык та оештырыла. Фестивальне ел саен уздырырга планлаштыралар.

- Фестиваль Болгарны чын тарихи җир итә торган мөһим вакыйга булырга тиеш. Кунаклар монда 14-15 гасыр архитектура һәйкәлләрен генә күреп калмый, шул чор киемнәрен кигән кешеләрне дә күзәтә алачак. Идел буе халкына өчен әлеге фестиваль, чын мәгънәсендә, ачыш булачак, – диде Татарстан Туризм буенча дәүләт комитетының туристик индустриясен үстерү бүлеге җитәкчесе Артур Әбдрәшитов.

Хәзерге вакытта кунакларны чарага алып барачак туристик операторлар белән сөйләшүләр алып барыла. Чарага республика районнары халкы да, Идел буе төбәкләреннән дә киләчәкләр.

Ярышларда Татарстан данын “Без – татарлар” дигән тарихи клубларның берләшкән командасы яклый. Аның составында – 19-28 яшьтәге 30 кеше. Команда Алтын Урда вакыты кораллары һәм киемнәреннән булачак. Татарстанлылар барлык төр уеннарда катнаша. Алар призлы урыннар яулауга ышана. Республика командасы моңа кадәр шактый ярышларда катнашкан. Шуңа әзерлекләре дә яхшы. Фестивальдә бернинди дә алдан әзерләнеп куелган көрәш булмаячак, дип ышандыра оештыручылар.

Ашауга килгәндә, ризыклар борынгы рецептлар ярдәмендә балчык һәм агач савытларда учакта әзерләнә. Монда килүчеләр юка белән сарык ите, әйрән, кыздырылган бытбылдык, өй казылыгыннан авыз итәчәк. Урта гасыр кухнясы ризыклары белән “Олыс” трактирында сыйланып булачак. Төшке аш хакы уртача 150-200 сумга төшә. Аш-суны “Куликово кыры” тарихи кухня фестивале җиңүчеләре әзерләячәк.

Иске шәһәр территориясендә ярминкә дә оештырыла. Монда сувенирлардан кала, археологик табылдыкларның ювелир күчермәләрен, тарихи киемнәрне сатып алу мөмкинлеге булачак. Барлык теләгән кеше туп (пушка), баллиста, трибушеттан (урта гасыр сугыш кораллары) атып карый алачак. Билбаулар үрү, урта гасыр кухнясы, прәннекләргә бизәк төшерү, читек ясау мастер-класслары да узачак.

Ничек барып җитәргә?


“Бөек Болгар” фестиваленә бару өчен махсус автобуслар да оештырыла. 16, 17 августта алар Үзәк универмаг белән Спорт сарае арасында кеше туплап, иртәнге сәгать 8дә кузгала. Болгардан һәр кич кире Казанга кайту да оештырыла. Автобуста барып кайту 600 сумга, ә укучы, студент, пенсионерларга – 400 сумга төшәчәк. Моннан кала, Елга портыннан фестиваль урынына кадәр метеор белән барып җитеп була. “Һәркемгә үзенә охшаган транспорт чарасын сайларга мөмкинлек булачак”, – ди Туризм комитеты хезмәткәрләре. Ике көн буена Болгарда яшәргә теләгән кеше 2000 урынга исәпләнгән лагерьда 300 сум түләп куна алачак. Шәхси автомобильдә килүчеләр өчен машина кую урыны оештырылачак.

Тагын кайда, нәрсә була?

Әлеге масштаблы чарадан кала, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты август аенда шактый чаралар уздырырга ниятли. 1-3 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә Спасс ярминкәсе үткәрелә. Болгарның ЮНЕСКО мирасы исемлегенә керүе буенча зур чара 20 августта Болгар шәһәрендә узачак. Сентябрьдә Зөя шәһәрчегендә “Зөянең балык шулпасы” чарасы булачак. Октябрьдә Чистайда әдәби фестиваль көтелә.

intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International