Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
“Кәләем”не Европада да беләләр
2014 елның 25 июле, җомга
Кәләй урамнарын тутырып моңлы көй агыла. Гамьсез генә уйнаган бала-чаганы урап узып, капка төбендә бәбкә саклаган әбиләргә яшьлекләрен искә төшереп, башларын кысып бәйләгән яулыкларын рәтли-рәтли ишегалдында кош-корт ашатып әвәрә килгән киленнәрнең күңелләренә сагыш салып, керәшен җыры тарала...
Халыкның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген тоташтыручы күпер булган борынгы җырларның саклануы районыбыздагы бердәнбер керәшен авылында 35 ел элек оешкан “Кәләем” халык фольклор ансамбле эшчәнлеге белән бәйле. Аның йолдызлары белән халык телендә Питрау дип йөртелгән бәйрәм тирәсендә очрашып сөйләшергә мөмкин булды.
“Менә җитте Питырау
Кунак кызы алырсыз.
Кунак кызларыгыз киткәч,
Барыбер безгә калырсыз”.
– Ансамль оешканда без 17 яшьлек кызлар гына идек әле. Инде хәзер бер-бер артлы тезелешеп үзебез пенсия яшенә җитеп киләбез, – дип шаяра-көлә сүзен башлады ансамбльнең җитәкчесе Валентина Долгова. – Шул дәвердә кайларда гына булмадык та, кемнәр белән генә аралашмадык, гомер буе тату яшибез, тату йөрибез, – ди ул.
Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елы “Кәләем” ансамбле өчен авылдашлары игътибарына әзерләнгән концерт-тамашалардан башланып китә. Хәер, бу тырыш авыл халкы дөньяның тәмен белеп яши белә, шунлыктан биредә Мәдәният йорты ишекләре ябылып торганы юк. “Кәләем” ансамбленә йөрүче 17 кешедән тыш, авылда теләге булганнар өчен башка иҗади төркемнәр дә эшли. Өлкәннәрне “Туганайлар” ансамбле берләштерсә, балалар “Асыл бизәгем” һәм “Таллы елгам” төркемнәрендә җыр һәм бию серләренә төшенә. Алары белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Исламова-Брагина шөгыльләнә. Валентина ханымны яратып һәм үз итеп “Кәләй сандугачы” дип йөртәләр.
– Балалар белән эшләвем дә, “Кәләем” ансамблендә җырлавым да керәшен халык мәдәниятенә гашыйк булуымнан, – ди Валентина ханым. – Керәшен җырларын бик яратам, шуңа күрә рәхәтләнеп җырлыйм да, – ди ул.
“Кәләем” хакында авылда үткәнебезне барлаучы, бүгенгебезне киләчәк буыннар өчен саклаучы дип сөйлиләр. 1991 елда халык исеме бирелгән ансамбль репертуарында 30 дан артык җыр бар. Алар белән дәртле-моңлы апалар бөтен Татарстанны гына түгел, Россия һәм хәтта кайбер Европа илләре тамашачыларын да гашыйк итеп кайтканнар.
– Ике ел рәттән Санкт-Петербург шәһәрендә узган Сабантуйны гөрләткән идек, быел беренче Европа Сабантуенда катнаштык. Әллә кайсы илләрдән килгән милләттәшләребезне күреп, үзебезне күрсәтеп кайттык әле. 11-12 июль көннәрендә Түбән Кама һәм Мамадыш районнарында оештырылган Питрау бәйрәмнәренә барырга насыйп булды. Бер генә дә тик ятмыйбыз, – дип сөйли ансамбльнең җитәкчесе Валентина Долгова. – Әйтергә кирәк, бәхетебезгә гармунчыбыз бик әйбәт. Мөхәммәтнур Хөсәенов белән инде алты ел бергә. Оста да, рәхәт тә кеше, күз генә тимәсен, – дип мактый Валентина ханым ансамбльнең бердәнбер ир затын.
Быел ансамбль кызлары яңа киемле дә булганнар. Сәхнә костюмнары – “Татнефть” ААҖ бүләге соңгы тапкыр 2007 елда тектерелгән булган. Бу юлы “Кәләем” ансамбле “СМП-Нефтегаз” җәмгыятенә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә халык җырчылары Мәдәният елын керәшен халкы бизәкләре төшерелгән күлмәкләре, ялтыравыклы тәңкәләр тагылган башлыклары белән башлап җибәргән.
Рәдифә Ногманова
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз