Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Курчак уйнау гына түгел бу...
2014 елның 25 июле, җомга
Әти миңа курчак алып кайтты. Аның матурлыгы! Чәчәкле кулмәгенең итәгенә ак челтәр тегелгән, күлмәк төсендәге яулыгы елмаеп торган иреннәрен, күзләрен тагын да матурлап, бигрәкләр дә килешеп тора инде. Әни кайтканчы яңа торсын дип кагылырга да кыймадым, өйнең түренә менгереп куйдым.
Балачак хәтирәләре буйлап
... Эштән арып кайткан әнием юкка шулхәтле акча туздырган өчен әтине ачуланганы, ә курчакны кибеткә кире илтеп биргәне дә хәтеремдә. Уйнарга да өлгерми калган тәтиемнән колак какканда еламаслык итеп кырт кисте:
– Ялкау кыз ич ул, күрәсеңме, кулларын як-якка каратып тора – аңа охшап ялкау буласың киләмени, – диде ул.
Ә бераз соңрак үзе үк кемнедер үстергән курчак алып кайтып бирде. Таушалган киемнәрен салдырды да, кулыма... энә белән җеп бирде. Тәмам үсеп беткәнче булдык без ул сары чәчле дустым белән. Дөрес, миннән оста тегүче чыкмады чыгуын, ләкин яңа курчакны искесенә тормыш авырлыгы белән түгел, ә эшкә өйрәнеп үсүне сәбәп итеп алыштырганын соңрак тиз аңладым. Ә менә курчак дигән тылсымлы дускайларны күргән саен әле дә уйнап карамыйча булдыра алмыйм.
Курчакларның була төрлесе
Аларның ниндие генә юк хәзер: чит илдә ясалган озын аяклысы да, Россия фабрикаларында чыгарылучы озакка чыдый торганы да, бөтен әгъзалары булган малайлары-кызлары да, сөйли, җырлый, хәтта ашый-эчә һәм, гафу итегез, бәдрәфкә “йөри” торганнары да. Фарфордан әвәләп кулдан ясалган, тукымадан тегелеп җан өрелгәннәре... Курчакларны саталар-алалар, төрледән-төрле коллекцияләр булдыралар һәм... кулдан тегеп бүләк итәләр.
Иптәш кызым, Әлмәт журналисты Наталья Андреева күптәннән фарфор курчаклар белән мавыга иде. Аларны ул интернет кибетләрдән дә кайтарта, уенчык кибетләреннән дә сатып ала, бүләк тә итәләр. Ләкин кызы Ангелина белән курчак тегү эшенә керешкәнен белми калганмын. Кичен телевизор каналларын күчергәндә, искиткеч матур, җанлы уенчыкларны күреп тукталган идем, баксаң, Андреевалар гаиләсен күрсәтәләр булып чыкты. Шундук элемтәгә кереп кунакка соралдым.
Башланган эш – беткән эш
Мин барып чыккан җомга кичендә Наташаларның фатирлары кинолардан гына күрсәтелә торган тегү ательесына охшап калган иде. Ангелина дуслары Валерия, Дания, энесе Сева һәм песиләре Тот белән мәш килә. Берсе кисә, берсе тегә, кемдер мамык тутыра, кемдер карап тора яки аяк астында бутала. Бер сүз белән әйткәндә, чын-чынлап иҗат итү процессы бара.
– Курчакларны күптән түгел генә тегә башладык без. Башта сайтлар аша башкаларның эшен карап хозурлана идем. Бигрәк оста эшләүчеләр бар бит. Эшен карагач, мастер-классына да күз төшергәләдем. Аннары кайчандыр бала вакытта йомшак уенчык тегүем искә төште дә, кул астында ни бар – шуннан курчак тегеп карарга булдым. Белсәң икән ничек газапланганымны?! Ярты көнем шуңа китте,– дип көлә Наташа.
Әлбәттә инде, Ангелина да әнисенең эшен кызыгып күзәтә. Баласының күзләрендә пәйда булган очкыннар әни кешегә дөрес юлдалыгын дәлилли. Тик күптән энә-җеп тотмаган кулларны тыңлату гына авыррак. Курчакларның аяк-куллары, башы-гәүдәсе аерым-аерым тегелә бит. Ярдәмгә әбисеннән мирас итеп калган тегү машинасы килә. Әлеге дә баягы шул интернет челтәреннән өлгеләр алып башта тәбәрлек курчаклар (обереги) тегеп якыннарына бүләк итәләр, соңрак катлаулырак уенчыклар иҗатына да тотыналар.
Тырышкан – табар
Инде беренче курчакларын күреп якыннарын сокландырган Ангелина урамга да сирәк чыга. Буш вакыты булуга тизрәк эшкә тотына башлый. Аңа кызчыкның тырышлыгын күреп сокланган иптәш кызлары да кушыла. Башта Валерия, соңрак Дания. Кул астындагы материаллар тәмамлана башлагач (иске япмалар, күлмәк итәкләреннән тегелгән уенчыкларны Наташа буяп духовкада “кыздырып” ала, аннары аларны бәйләү җепләре, сәйләннәр белән бизи, күлмәк-ыштан кидерә), кибетләрдән махсус тегү материалларына заказ биргәннәр.
...Язын Татарстан эчке эшләр министрлыгы тарафыннан балалар арасында “Полицейский дядя Степа” исеме астында кул эшләре бәйгесе игълан ителгәч, әниле-кызлы Андреевалар ни тудырасылары турында озак баш ватмый. Әлбәттә инде, курчак! Бөтен тырышлыгын салып, уңышына ышанып эшли Ангелина. Һәм аның хезмәте тиешенчә бәяләнә дә. Казанда узган бәйрәмгә Ангелина Андреева җиңүче булып бара. Эчке эшләр министры Артем Хохоринның кулыннан кыйммәтле бүләк һәм диплом белән кайта ул башкаладан.
Курчак уйнау күпмегә төшә?
Чыннан да, бу һөнәргә ныклап төшенсәң, ниндидер күләмдә акча кирәк икән. Иптәшемнең күпсанлы тартмачыкларындагы сәйләннәрен, полимер балчыктан ясалган чәчәк таҗларын, башмаклар тегәр өчен махсус алынган тукымаларын, синтетик мамыгын һәм башка кирәкле әсбапларын күргәч инандым. Бер курчакны ясауга уртача 500 сумлык материал кирәк икән.
– Әгәр дә шартына туры китереп эшләсәң, курчакларны махсус мамык тукымадан тегү зарур. Беренчедән, төсе матур, икенчедән, зарарсыз да, чыдам да, өченчедән, кул-аякларын нәфисрәк итеп ясарга мөмкинлек бирә. Безнең шәһәр кибетләрендә, кызганычка каршы, уенчык эченә тутыра торган синтетик мамык та юк, шуңа күрә анысын да башка шәһәрдән кайтартырга кирәк, – дип уенчык ясау серләре белән уртаклаша Наташа.
Дус кызларга бергәләп эшләргә күңелле булсын өчен әни кеше акчасын да, вакытын да кызганмый, билгеле. Күзләрен тере итү өчен кайбер хатын-кызлар куллана торган ясалма керфек ябыштыралар. Күлмәкләрен алдан уйланылган образга туры китереп (сәнгать мәктәбен тәмамлаган Наталья Андреева рәсемне оста ясый) тегәләр.
Алга таба да балаларда эшләү дәртен сүндермәс өчен Наталья Гаилә көне уңаеннан уздырылган чарада тегелгән курчакларын сатуны оештырган. Сатып алучылары күп булмаса да, кызыксынып карап китүчеләре байтак булган. Ә инде кергән акчаның бер өлешен кызлар, чыгымнарын капларлык кына калдырып, мохтаҗларга ярдәм итүгә тотканнар. Менә шундый булганнар алар!
Дәвамы бар...
Бүген ике бүлмәле фатирның берсендә чып-чын остаханә. Наталья кызлар белән август аенда Алабугада узачак Спасс ярминкәсенә әзерләнә.
– Алдан язылып куйдым инде. Җавап килмәде килүен әлегә, шулай да кызлар өметләрен өзми әзерләнә. Күргәзмәгә песиләр дә, феялар да, эльфлар да барачак, – ди әни кеше.
Шуны да әйтергә кирәк, бер өлгегә салып кисеп, бер үк тукымадан бер үк кеше тексә дә, уенчыклар һәрвакыт төрле була. Башыңдагы уйлар да, кәеф тә чагыла эш нәтиҗәсендә. Ә менә аларның һичшиксез барып чыгачагына ышанырга кирәк – уенчыкларга дөрес бәя бирүче өч яшьлек Сева әлегә кадәр зарланмый, ди.
Рәдифә Ногманова
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз