Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Төзелешләр киң колач җәйгән чор
2014 елның 25 июле, җомга
Нефтьчеләр каласын төзекләндерү, кварталара территорияләрне кешеләр өчен тагын да уңайлы итү, торган җиребезне матурлау өчен ел саен планлы эш башкарыла. Җирле властьләрнең максаты - әлеге чараларда шул җирлектә эшчәнлек алып баручы барлык оешма һәм предприятиеләрнең катнашуына ирешү, бирелгән средстволарның максатчан һәм тиешле урыннарга юнәлдерелүен контрольдә тоту. 24 июль көнне Әлмәт муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов журналистлар, коммуналь хуҗалык департаменты белгечләре белән берлектә рейд үткәрде. Беренче көнне 17 ТОСка сәяхәт ясадык.
Шәһәрнең үзәгендә урнашкан 9 Б ТОС, аның баш предприятиесе "Әлмәтнефть" идарәсе елның-елында үз биләмәләренә яшәүчеләргә иң уңай шартлар тудыра. Быел биредә кварталара юлларга асфальт җәю, агачлар утырту, чүп савытлары урнаштыру һәм башка төзекләндерү эшләренә 3 млн 600 мең сум акча бүленгән. Район башлыгы "Әлмәтнефть" идарәсенең бу юнәлештә һәрвакыт эшләвен, булдырылган чисталык һәм тәртипне саклау буенча да күпләргә үрнәк булып торуларын билгеләп үтте.
"Татнефть-ХимСервис" карамагындагы 9 А ТОСта беренче эшләрне башкару өчен 1 млн 500 мең сум бирелән. Быел Радищев урамы, 63 нче, 55 А, Киров урамы , 38 нче йорт каршындагы юлларга ремонт ясалачак. Коймалар алмаштырылып кара җир кайтарылачак.
8 А территориаль совет җирләрен төзекләндерүгә -1 млн (баш предприятиесе УПТЖ для ППД), 8 гә 1 млн 500 мең (баш предприятиесе "Әлмәт торба заводы") бирелгән. Агымдагы елда төп игътибар кварталара территория, юлларны ремонтлауга юнәлдерелгән. ТОСларның һәр икесендә дә эш кайный, алар инде төгәлләнү алдында.
"Система-Сервис" идарә итүче компания 1 нче ТОСта 4 млн 500 мең сумлык эш башкарырга планлаштыра. Ленин урамы 89, 93, 97, 101, 105, 109 нчы, Шевченко урамы 96 нчы йортлар янәшәсендәге юлларны норматив хәлгә китерү, тротуарларны төзекләндерү күздә тотыла. Бу биредә яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып эшләнә.
16 нчы ТОС ("УТТ-3") үз карамагындагы территория юлларына 800 мең, балалар мәйдачыгына 1 млн сум каралган. 16 А ТОСтагылар да күршеләрдән калышмый. "Нефтегаз" әлеге максатларга 2 млн 200 мең сум бүлеп бирә. Средстволар калган очракта, "Заря" яшүсмерләр клубының тәрәзәләрен пластикка алмаштыру мөмкинлеге бар.
12 А ТОС территориясендә "Татнефть-Энергосервис" идарә итүче компания ярдәме белән зур проектлар гамәлгә куелачак. Микрорайондагы 18 нче мәктәптә кадетлар сыйныфы бар, ә 21 нче мәктәп тулысынча диярлек әлеге юнәлештә тәрбия алып бара. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында герой-пионерлар истәлегенә махсус кадетлар парк төзелә. Мәктәп каршындагы территориягә агачлар утыртыла, тротуарлар асфальтлана, ут үткәрелә һәм сугыш чоры балаларына стела куела. Алга таба герой-пионерларның сурәтләрен урнаштырып аллея ясау турында да уйлыйлар. Бу кадетлар өчен үзенә күрә бертөрле тәрбия чарасы булачак диләр алар.
Шәһәрнең төрле өлешләрендә урнашкан 5 А, 18 нче, 3 нче, 6 нчы территориаль совет җирлекләрендә дә эш кызу темплар белән алып барыла. Планда каралганнарны 10 көн, ике атна эчендә тулысынча тәмамларга уйлыйлар.
Рейд барышында район башлыгы ТОСларга, ЖЭУларга үз территорияләрендә тәртип урнаштырырга, үләннәрне чабарга, кече формаларны, газ торбаларын, яктырткыч баганаларын буярга, йортларның цоколь өлешен матурларга, корыган, авария хәлендеге агачларны кичекмәстән кисәргә кирәклеген ассызыклап узды.
- Әлмәт шәһәре 36 ТОСка бүленгән, яртысыннан артыгында нефтьчеләр баш предприятие булып санала. Алар шәһәрне һәм кварталара территорияләрне төзекләндерүгә саллы өлеш кертәләр. "Татнефть" ААҖ тарафыннан төзекләндерүгә 50 млн сум бүлеп бирелде. Күп ТОС–ларда бу эш төгәлләнде инде. Болардан тыш завод, төзелеш компанияләре, аерым эшмәкәрләр баш предприятиесе булган ТОСларга 15 млн сумнан артык средство каралган. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә бирелгән 30 миллионны да кушсак, шактый саллы сумма чыга. Мөмкинлектән файдаланып, халыкны урыннарда башкарылган хезмәтне тиешенчә бәяләргә, булдырылган матурлыкны һәм чисталыкны ватмыйча сакларга, ТОСлар, баш предприятиеләр мөрәҗәгать иткәндә экологик шимбәләр, чараларда актив катнашырга чакырам. Республиканың иң төзек каласы дигән абруйлы исемне сакларга, аңа лаек булырга кирәк, - диде Мәҗит Салихов журналистларга биргән интервьюсында.
Фәрдия ХӘСӘНОВА
“Альметьевский вестник” газетасы
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз