Әлмәт кызы “Татарстан энҗесе – 2014” конкурсында

2014 елның 25 июле, җомга
Татарстанда беренче тапкыр инвалид хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗесе – 2014” конкурсы үткәрелә. Аның төп максаты – инвалидларның проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын арттыру, инвалидларның мөмкинлекләре турында калыпланган фикерне үзгәртү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне актив тормышка дәртләндерү.

Бөтен республикадан инвалид хатын-кызлар, коляскалыларын да кертеп, шул исәптән бала тәрбияләүчеләре дә, сайлап алу туры үттеләр һәм Татарстанда беренче тапкыр инвалид хатын-кызлар арасында үткәрелә торган “Татарстан энҗесе – 2014” конкурсының финалында катнашачаклар.

“Татарстан энҗесе – 2014” конкурсының финалына Әлмәт районында яшәүче Лилия Заһретдинова да үтте. Аңа уңышлар һәм конкурста җиңү яулавын телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International