Татарстан Россиянең инновацион төбәкләре рейтингында I урын яулады

2014 елның 25 июле, җомга
Россиянең инновацион төбәкләре Ассоциациясе һәм РФ Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе төзегән Россиянең инновацион төбәкләре рейтингында ТР беренче урын яулады. Бу хакта “ИT-парк” технопаркы сайтында хәбәр ителә.

Рейтинг фән һәм инновацияләр үсеше өлкәсендә иң яхшы күрсәткечләргә ия төбәкләрне билгели, РФдә инновацияләр өлкәсендә эшләрнең объектив торышын ачыклый.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча органы мәгълүматы буенча, барлык тикшерелгән оешмалар саныннан инновацион сәнәгать предприятиеләренең өлеше 21 процент булган, технологик инновация белән шөгыльләнүче оешмаларның саны 18,7 процентка кадәр арткан.

Искәртик: Россиянең инновацион төбәкләре Ассоциациясенә Татарстаннан тыш, Россиянең тагын 13 инновацион төбәге керә.

tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International