“Алнас” икенче яртыеллыкта “Славнефть”кә 400ләп җиһаз эшләп җибәрәчәк

2014 елның 25 июле, җомга
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы “Славнефть” компаниясе өчен 379 нефть насосы эшләп бирүгә тендерда җиңеп чыкты.

Тендер шартларында каралганча, “Алнас” август-ноябрь айлары дәвамында 5, 5а һәм 6 габаритлы 379 насос, үз конструкциясендәге 6 батырма электр двигателе һәм 10 батырма чыбыклы фильтр эшләп җибәрәчәк. Контрактның бәясе күрсәтелми.

“2013 елда “Славнефть” адресына 229 миллион сумлык нефть чыгару җиһазлары әзерләп озаткан идек, - ди “Алнас”ның башкаручы директоры Сергей Саченко. – Быел беренче ярты еллыкта ук инде 153 миллион сумлык продукция җибәрдек. Бу - яхшы динамика, ул әлеге компаниягә сату күләмен, шуның белән заводның эш белән тәэмин ителешен дә арттырырбыз, дип ышанырга мөмкинлек бирә”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International