Игелек эшлә – хуҗасыз җан иясен сыендыр!

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
26 һәм 27 июльдә үзәк базарның өске капкасы янында (Ленин урамы ягыннан) хуҗасыз песи балалары күргәзмәсе була. Үткәрү вакыты 9.00дән 15.00 сәгатькә кадәр. Оештыручылар – “Йөрәгеңне ач” волонтерлар хәрәкәте.

Элек-электән эт кешенең дусты дигәннәр, ә песиләрне күп кенә илләрдә изге хайван итеп саныйлар. Алар нервларны тынычландыра, дәвалау сихәтләре бар, бәладән саклап калырга мөмкиннәр дип исәпләнә. Песиләр һәрвакыт сүзгә колак салалар, үз җылылары белән җылыталар, хуҗаларын шатланып каршы алалар. Һәркем аларны үз өенә сыендыра ала, файдасы ике якка да.

Килегез! Үзегезгә дус та табарсыз, игелекле эшегез дә булыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International