РФ федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан идарәсе вәкилләре Әлмәт эшкуарлары белән очраштылар

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәткә эш визиты белән РФ федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Биктимеров килде. Визит кысаларында ул башкарма комитет җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов белән очрашты, хакимият органнары, эшкуарлар белән очрашу үткәрде.

Киңәшмәдә монополиягә каршы һәм реклама турындагы законнарның кулланылышына бәйле проблемалы мәсьәләләр тикшерелде. Эшкуарларның мәнфәгатьләрен саклау проблемалары да киңәшмәдә катнашучыларның игътибарыннан читтә калмады. Эшкуарларга үзләрен борчыган сорауларга җавап алу мөмкинлеге булды. Аннары УФАС вәкилләре “Әлмәт икмәк заводы” ААҖгә экскурсия ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International