“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез! Ленин урамындагы 127нче йорт каршында “Көнкүреш йорты” төзүне берәр ничек аңлатып буламы? Әгәр дә сезнең тәрәзәгез каршында шундый килбәтсез бина калкып чыкса, сезгә рәхәт булыр идеме? Бу районда төзелешләргә рөхсәт бирү буенча берәр эшләүче бармы?

Җавап: Гамәлдәге законнар нигезендә Зифа Балакина урамындагы 2 А йорт адресында урнашкан, аренда договоры нигезендә Г.А.Нәбиуллина милкендәге 456 кв.метрлы мәйданда кибет төзелә. РФ Шәһәр төзелеше кодексының 51 маддәсе нигезендә ӘМР башкарма комитеты тарафыннан 2014 елның 10 октябренә кадәр срок белән төзелешкә рөхсәт бирелде. Бу адреста кибет төзү мәсьәләсе Әлмәт шәһәрендә җирдән файдалану һәм төзү турында кагыйдәләргә туры китереп 2013 елның 15 ноябрендә публичный тыңлауда каралган иде. Җәмәгатьчелек вәкиле тарафыннан әйтелгән тәнкыйтьләнгән моментларны төзелешче тиешле вакытта төзәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International