Бергәләп эчеп утырганнан соң Әлмәттә яшәүче 31 яшьлек ир-ат 230 мең акчасын югалткан. Зыян күрүче дәваханәгә дустының хәлен белергә барган булган, шунда авыруның бүтән иптәшләре белән танышкан. Аралашуны шулардан берсенең дус кызы квартирында дәвам итәргә уйлаганнар. Төнгә кадәр эчеп утырганнар, шунда куна калганнар. Иртән зыян күрүче документлар һәм банк картасы салынган сумкасын тапмаган. Шешәдәшләре моны тынычландырганнар, документларыңны кем дә булса тапмый калмас, китерер әле дигәннәр.
Бу шуның белән юанып кайтып киткән. Чыннан да, берничә сәгатьтән соң бер яшь кеше моңа документлары белән сумкасын китергән, акча да алмаган. Сумкасын ачып карагач, ир-ат, анда банк картасы юклыгын күреп, банк белән элемтәгә кергән. Ул арада картадагы акчаларны алып бетерә язган булганнар.