“Ак скважина” беренче нәтиҗәләр күрсәтә

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
ЧТПЗ төркеменең “Ак скважина” проекты кысаларында әзерләнгән җиһазлар “Томскнефть”нең катлаулы фондында тоткарсыз эшләвен дәвам итә. Бер скважинада ул 365 тәүлек тоткарсыз эшләп торган, шул ук вакытта аның эшендә тиешле параметрлар сакланган. Элек исә уртача күрсткеч 120 тәүлек кенә булган. Скважинаның эшләвен коррозия һәм механик кушылмалар катлауландыра.

“Ак скважина” проекты кысаларында шундый шартларда эшләү өчен сайланган җиһазларга Первоуральск заводында эшләнгән насос-компрессор торбалары, “Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводында эшләп чыгарылган, компрессион схема белән җыелган, коррозиягә һәм тузуга чыдамлы насос керә. НКТның подвескасы 3% хромлы корычтан ясалган.

Бу скважинадан тыш “Томскнефть”тә тагын бер комплект эшләп тора, анысының да тотрыксыз эшләве бер елга якынлашып килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International