Әлмәт кешесе әҗәтен түләмәүчедән бер елдан соң үч алган

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
Әлмәттә яшәүче бер ир-ат, былтыргы бурычын искә төшереп, 30 яшьлек ирне кыйнаган. Үзенең әйтүенә караганда, ул аңа 1000 сум акча биреп аракыга җибәргән булган. Әмма тегесе кибеткә барып җитә алмаган, аны телефон аша ашыгыч рәвештә эшенә чакырып алганнар. Ул танышының әйткәнен оныткан, мең сумын да кайтарып бирмәгән. 22 июльдә акча бирүче аны урамда очратып өенә чакырган. Анда бурычын кайтаруны таләп итә башлаган, кыйнарга керешкән, тегесе ычкынырга тырышкач, кесә телефонын алып калган.

Полиция хезмәткәрләре беркайда да эшләмәүче 50 яшьлек кешене тиз арада тоткарладылар. Ул элек җинаять җаваплылыгына тартылмаган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International