Мәҗит Салихов яфрак азык әзерләү һәм урып-җыю эшләренең барышын комиссия белән карады

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Бүген Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов район хуҗалыкларына комиссия белән чыкты. Аны авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов, район башлыгының киңәшчесе Фәрит Миннебаев һәм ӘМР башлыгының матбугат хезмәте озатып йөрде.
Мәҗит Салихов 5 хуҗалыкта булды, “Чишмә”, “Зәй”, “Чагылтау”, “Чулпан” һәм “Ярыш” хуҗалыкларында яфрак азык әзерләү һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Район игенчеләре алдында 45 мең гектар мәйданнан игеннәрне җыеп алу бурычы тора. Фаразларга караганда, гектардан уртача уңыш 15-20 центнер тәшкил итә.

“Иген уңышын вакытында һәм мөмкин кадәр кимрәк югалтулар белән җыеп алырга” – район башлыгы игенчеләр алдына шундый бурыч куя. Урып-җыю эшләренең барышын ул шәхси контрольдә тота. Аның кушуы белән башка еллардагы кебек үк штаб оештырылды һәм барлык хуҗалыкларга муниципалитеттан җаваплы затлар беркетелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International