Әлмәт спортчылары радиопеленгация буенча Россия чемпионатында җиңделәр

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
17-20 июль көннәрендә Рязань өлкәсе урманнарында спортлы радипеленгация буенча Россия чемпионаты үтте. Анда илнең төрле шәһәрләреннән һәм өлкәләреннән күп командалар катнашты. Татарстан данын ӘМР балалар һәм яшьләр идарәсе хезмәткәре, тренер-педагог Нәҗиб Мохитов һәм аның шәкерте, атказанган спорт мастеры Роман Губарев яклады.

Нәҗиб Мөхитов 60 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә бик яхшы нәтиҗә күрсәтте, җиңүче булды. Ә М21 төркемендә, ягъни 21 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында “Спринт” номинациясендә Роман Губарев көмеш медаль яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International