«Саф караш» конкурсы башланды

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Яшьләрнең “Саф караш” 3нче ачык социаль-экологик реклама конкурсы башлану турында белдерә.

Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын күрсәтү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә.

Эшләрдә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир байлыкларын саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү, яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге көнүзәк экологик проблемаларны чишүнең юлларын, вариантларын, идеяләрен, алымнарын чагылдырырга кирәк.

Конкурста 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.

Номинацияләр:
1. Социаль плакат
2. Социаль видеоролик
3. Кыска метражлы фильм
4. Фотохезмәт
5. Гаджетка төшерелгән видео

Конкурста җиңүчеләр Казанга йомгак ясау тантанасына чакырылачак, анда аларга истәлекле бүләкләр һәм кыйммәтле призлар (экшн-камералар, цифрлы фотоаппаратлар, планшетлар, ноутбуклар, самртфоннар) тапшырылачак.

Эшләр 2014 елның 1 ноябренә кадәр ecokonkurs@tatar.ru электрон почтасы буенча кабул ителә.

Контактлар:
Вәлиуллин Дамир Фәргатович
Телефон: (843) 267-68-11
E-Mail: Damir.Valiullin@tatar.ru
Лобашова Мария Сергеевна
Телефон: (843) 267-68-11
E-Mail: Mariya.Lobashova@tatar.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International