Әлмәттә ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү бара

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Бер мандатлы 27нче, 28нче, 29нчы сайлау округлары буенча ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү һәм аларны теркәү этабы тәмамлануга ике атна калды.

Бүгенге көнгә шәһәр һәм районның территориаль сайлау комиссияләренә 14 кандидат күрсәтелү турында хәбәр алынды. Аларның 8е үзләрен үзләре күрсәтә, 6 кандидат - 3 сәяси партия вәкиле.

Әлмәт шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисенең урынбасары Татьяна Ершова әйтүенчә, округ сайлау комиссияләре тарафыннан кандидатларга һәм сайлау берләшмәләренә тигез хокукый шартлар тәэмин ителә, һәммәсенә дә бер үк төрле таләпләр куела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International