“КамГЭСэнергострой” компаниясе Татарстан АЭСын төзеп бетерергә тели

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Казанда булган матбугат конференциясендә “КамГЭСэнергострой” ААҖ генераль директоры Рамил Шәйдуллин үз компанияләренең Татарстан АЭСын төзеп бетерергә әзер булуын белдерде.

- Без атом электр станцияләре төзергә лицензиясе булган бердәнбер компания, - диде ул. – Һәм безнең бу мегатөзелештә катнашырга бөтен чамабыз бар.

Тик әле Кама Аланында АЭС төзү турында тәгаен генә карар чыкканы юк. Бу станцияне төзү турында ниндидер максатчан федераль программа булуы гына мәгълүм. Хәзерге көндә “КамГЭСэнергострой”, тәкъдим килеп ирешкәндә эшкә әзер торыр өчен, үзенең белгечләрен сертификацияләү һәм аттестацияләү белән шөгыльләнә.

Хәзер Татарстан АЭСында эшләр күләме 100 миллиард сумлык дип бәяләнә, ә төзелеш ким дигәндә 7 елга сузылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International