Ана капиталын 1,5 миллион сумга җиткерергә тәкъдим итәләр

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Белгород өлкә думасы депутатлары ана капиталын 1,5 миллион сумга җиткерергә һәм аны түләүне 2026 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәләр. Шундый закон проекты РФ Дәүләт Думасына карауга кертелгән. Ана капиталын күп балалы, ягъни өч бала тудырган яки уллыкка алган гаиләләр генә алырга мөмкин дигән өстәмә кертелә.

Икенче бала өчен ана капиталы түләү программасы 2016 елның 31 декабрендә төгәлләнә. Депутатлар өченче баланы бердәнбер уллыкка алучы булган ир-атларга да ана капиталын түләргә тәкъдим итәләр.

Шул ук вакытта түләнгән 1,5 миллион сум акча беренче чиратта торак шартларын яхшыртуга тотылырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International