Әлмәт районында быел тагын бер ветпункт төзелә башлый

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Әлмәт трайонында быел тагын бер ветеринария пункты төзелә башлаячак. Әле яңарак кына Габдрахман авылында модульле-блоклы ветеринария пунктын ачу тантанасы булган иде.

Авыл кешеләрен бу вакыйга белән котлаганда район башлыгы Мәҗит Салихов “бу әле эшнең башы гына, киләсе елда Яңа Кәшердә ветпункт төзеләчәк” дип белдергән иде. Инде менә, киләсе елга калдырмыйча, бу эш башланып та китте.

Татарстан хөкүмәте баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика эше бүлеге башлыгы Дамир Хөснетдинов республика программасы нигезендә Татарстанда өч елда 150 шундый модульле ветпункт эшли башлаячагын әйтте. “Әлмәт перспективага исәпләнгән бу программага актив старт биргән дүртенче район булды”, - дип билгеләп үтте башкала белгече.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International