Мәҗит Салихов сугыш ветераннарын котлады

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Бүген Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов ике Бөек Ватан сугышы ветеранында кунакта булды. 20 июльдә Әсгать Арсланов һәм Гыйндулла Гайнуллин туган көннәрен билгеләп үттеләр.

Урнашкан традиция буенча Мәҗит Салихов аларны үзе котлады. Район башлыгы ветераннарга котлау открыткасы, бүләк һәм, әлбәттә, чәчәкләр тапшырды. Ул аларгы ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.

Әсгать Арсланов 1920 елда Югары Мактама авылында туган. Урсалы мәктәбендә 7 класс тәмамлаган, аннары Бөгелмәдә машинистлыкка укыган. 1940 елда армиягә алынган, сугышта башыннан ук катнашкан. 1943 елда яраланган, әмма хезмәтен дәвам иткән. Фронттан 1945 елда гына кайткан. Ленин ордены, юбилей медальләре бар. Сугыштан соң нефтьче булган, “Сөләйнефть” идарәсеннән пенсиягә чыккан.

Гыйндулла Гайнуллин 1926 елда Әтнә районында туган. 7 класс тәмамлаганнан соң колхозда эшләгән. Фронтка 1943 елда алынган. Украинада сугышкан, сержант булган. Тыныч хезмәткә 1951 елда гына әйләнеп кайткан.

Сугыштан соң Гыйндулла Галимулла улы пенсиягә чыкканчы Геофизик эшләр идарәсендә эшли. Бүгенге көндә хатыны Гайшә белән гомер итә. Ике бала үстергәннәр, хәзер өч оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International