Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.
Сорау: Хәерле көн, Мәҗит Хаҗипович! Район порталында гражданлык бюджеты турындагы материалны укып өйрәнгәч, шундый нәтиҗәгә килдем. Бюджетның сәламәтлек саклау кебек үтә мөһим бүлегенә акча бик аз бирелә икән. 2013 елда 2 миллион сум (чыгымнарның гомуми күләменнән 0,09%), 2014 елда 2,4 миллион сум (0,08%). Безнең районда сәламәтлек саклау ник шулай аз тәэмин ителә?
Җавап: 2012 елдан башлап барлык төр медицина хезмәте күрсәтү буенча вәкаләтләр РФ субъектларына (республикаларга, өлкәләргә) беркетелә.
2012-2014 елларга җирле бюджетта дезинфекция, дератизация, дезинсекция, санитария һәм эпидемияләргә каршы профилактика чаралары үткәрүне оештыру кебек дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга субвенцияләр генә каралган.
|
Финанс елы |
Чыгымнар (мең сумнарда) Бюджет күләме |
Шул исәптән сәламәтлек саклауга |
Бюджет чыгымнары структурасында “Сәламәтлек саклау” бүлеге %ларда |
|
|
Җирле бюджет |
ОМС системасы аша башлыча бер каналлы финанслауны гамәлгә ашыру өчен җирле бюджет |
|||
|
2010 ел |
2 523 244 |
45 138 |
136 885 |
7 |
|
2011 ел |
2 769 519 |
50 004 |
150 538 |
7 |
|
2012 ел |
2 997 743 |
7 739 |
0 |
0,26 |
|
2013 ел |
3 266 087 |
2 255 |
0 |
0,07 |
|
2014 ел |
3 217 729 |
2 412 |
0 |
0,07 |