Әлмәттә Аделя Адамованы дәвалауга акча туплау өчен хәйрия концерты булды

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Яңгырлы көн булуга карамастан, үткән якшәмбедә шәһәр паркының төп сәхнәсе янында кешеләр күп иде. Анда 15 яшьлек Әлмәт кызы Аделя Адамованы дәвалауга акча туплау өчен хәйрия концерты булды. Кызда бик хәтәр диагноз – лимфобластная лейкемия. Ул хәзер Израильдә дәвалана. Аны дәвалау өчен 10 миллион сум акча кирәк. Гаиләнең андый акчасы юк.

Концертны “Бөтен шәһәр белән ярдәм итик” дигән хәйрия фонды оештырды. Хәрәкәт активистларының тырышлыгы белән концертта катнашырга Әлмәт районының иң талантлы артистлары килгән иде.

Кич дәвамында теләгән һәркем махсус тартмага акча сала алды. Концертта катнашучы артистлар үзләре дә акчалата өлеш керттеләр. Шулай ук Габдрахман авылы мәдәният йорты ярдәмендә 4,5 мең сум җыелган иде. Анда дискотека үткәреп, билет сатудан кергән акчаларны Аделинаны дәвалауга җибәрделәр.

Хәйрия концерты барышында 40 мең сумнан артыграк акча җыелды. Бу әле аз, Аделяның туганнары дәвалау өчен кирәкле 10 миллионны җыя алмый. Монда бала башына килгән бәлагә битараф булмаган кешеләрнең ярдәме кирәк.

Аделяның әнисе Нурания Адамова паркта культура-масса эшләре менеджеры булып эшли. Ул бүтән вакытта хәйрия акцияләрендә актив катнаша иде, инде менә үзенең кызына ярдәм кирәк. Һәркем әз булса да өлешен кертсә, бик яхшы буласы, тамчылардан күл җыела бит.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

QIWI кошелек: 9872118887
Россия Саклык банкы картасы
4276862020522696 - 2017 елның апреленә кадәр яраклы р/с № 40817810662360422302/53 Адамова Нурания Шаеховна

Якын туганнары белән түбәндәге телефоннар аша сөйләшергә була:

8-917-256-48-30, 8-960-063-73-02



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International